Мошенниклар корбаны: олы яшьтәге түбәнкамалы 1,5 миллион сум акчасын курьерга тапшырган
Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре Казан хезмәттәшләре белән берлектә алдау схемасында катнашкан мошенникны тоткарладылар, аның гамәлләреннән 72 яшьлек ир-ат зыян күргән.
Мошенниклар гадәти схема буенча эш иткән. Пенсионерга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеты «ватылган» дигән СМС килгән. Соңыннан телефон аша үзләрен белгечләр дип таныштырган кешеләр ир-атны акчасын «ышанычлы затка» тапшырырга күндергән.
Зыян күрүче курьерны сәүдә үзәге парковкасында ике сәгать көткән һәм 1,5 миллион сум салынган пакетны таныш булмаган кешегә тапшырган. Өенә кайткач кына алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Оператив хезмәткәрләр курьерның шәхесен тиз арада ачыклаган. Ул Казанда яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Аның сүзләренчә, ул мессенджерда «җиңел акча эшләү» турындагы тәкъдимне кабул иткән.
Егет тоткарланган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы халыкны уяу булырга чакыра һәм шуны искәртә: банк һәм дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре беркайчан да курьерлар аша чит счетларга акча күчерүне сорамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев