Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөһим мәсьәләләр күтәрелде

Кызыл Чишмә бистәсендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре ветераннары советының хисап-сайлау киңәшмәсе узды.

Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәни үзәгендә Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре ветераннары советының хисап-сайлау киңәшмәсе узды. 

Киңәшмә башланганчы кунаклар һәм делегатлар мәктәпкәчә учреждениеләрнең беренчел ветеран оешмалары эшчәнлеге турында альбомнар, шулай ук кулдан ясалган әйберләр тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар. 

Конференцияне ветераннар оешмасының эшчәнлеге турында доклад белән оешма рәисе Валентина Сабанова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында советның "Ветераннар турында"гы Федераль закон кысаларындагы эшен анализлады. Аерым алганда, ялгыз пенсионерларга, медицина хезмәтенә мохтаҗ инвалидларга ярдәм күрсәтүгә мисаллар китерде. Шул ук вакытта ветераннар оешмасының эшчәнлеге мәдәни-спорт чаралары, иҗат, мәгърифәтчелек эше һәм башка күп кенә эчтәлекле вакыйгаларга бай булуы хакында әйтте. Пенсиядәгеләрнең шактый өлеше "Өченче буын университеты"нда укый, шуның белән үзләренең көндәлек тормышларын кызыклырак итү, сәламәтлекләрен ныгыту турында кайгырталар. 

Доклад буенча фикер алышуларда 83, 70, 14 нче мәктәпкәчә учреждениеләрнең беренчел ветеран оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Конференциядә катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе, ветераннар советы президиумы рәисе Григорий Китанов сәламләде. Ул, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына әзерлек белән бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы алдына бурычлар билгеләде. Шулай ук балаларны һәм яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләү турындагы мөһим темага кагылды. 

Конференция барышында докладчыларның чыгышларында мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова һәм профсоюз лидеры Әлфия Фатыйхованың социаль партнерлык линиясе ачык күзәтелде. Бу — башка коллективлар өчен искиткеч үрнәк. 

Конференция тәмамланганнан соң мәктәпкәчә ветераннар оешмасы активистларына һәм алдынгы беренчел ветеран оешмаларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Резедә Газизова, муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре ветераннары советы рәисе урынбасары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев