Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Мишустин: 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә индексацияләнәчәк

2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре башта 7,3 процентка арттырылды.

Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда искәртте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Россия гаиләләре — ул безнең кайгыртуга мохтаҗ булган өлкән буын кешеләре, безнең әбиләр һәм бабайлар да. Апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак», — дип билгеләде ул.

«Без гражданнар үзләренә тиешле акчаларны вакытында алуны игътибар белән күзәтәбез», — дип ышандырды хөкүмәт башлыгы.

Мишустин шулай ук өстәп әйткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре башта 7,3 процентка арттырылды. Аннары Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе нигезендә пенсияләр, инфляция күрсәткече югары булу сәбәпле, 9,5 процентка кадәр өстәмә рәвештә индексацияләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев