Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Минтимер Шәймиев Татарстанның киләчәге зур булуын билгеләп үтте

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышы узды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның үткән уңышлы үсеш юлын һәм киләчәк перспективаларын бәян итте.

Утырышта дәүләт милли сәясәте стратегияләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

«Бу елларда катлаулы юл үтәбез. Без генә түгел, гомумән, мин Россия Федерациясенең һәм Россиянең күпмилләтле халкының яңа шартларда формалашуын күздә тотам», — дип билгеләде Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, төбәк проблемаларны җиңеп чыгарга сәләтле.

«Әгәр без менә шулай сабырлык белән, халык тавышына колак салып, алга таба да яшәсәк һәм эшләсәк, нәтиҗәләр булачак», — диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстанның киләчәге зур булуын да билгеләп үтте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев