Миңнеханов: Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар
Бүген Казанда ике илнең югары палаталары хезмәттәшлеге буенча комиссиянең унынчы утырышы уза.
Татарстанның Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Үзбәкстан Югары Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәшләре Ильяс Умаханов һәм Садыйк Сафаев белән очрашуда белдерде. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казанда ике илнең югары палаталары хезмәттәшлеге буенча комиссиянең унынчы утырышы уза. Миңнеханов юбилей җыелышын уздыру урыны итеп Татарстан башкаласын сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең партнерлыкны ныгытуда парламентара элемтәләр аерым роль уйный, дип саныйм», — диде ул.
Татарстан Рәисе шулай ук ТР Дәүләт Советында мондый чаралар беренче тапкыр гына узмавын билгеләп үтте. Әйтик, 2022 елда анда Үзбәкстан парламенты белән элемтәләр буенча Россия Дәүләт Думасы депутатлары төркеменең һәм Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча Югары Мәҗлес закон чыгару палатасының парламентара төркеменең уртак утырышы узды.
«Парламентарийлар арасындагы элемтәләрне алга таба киңәйтүдә зур потенциал бар», — дип белдерде Миңнеханов. Соңгы елларда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләр сизелерлек дәрәҗәдә активлашты, дип өстәде ул.
Узган елда Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев ике тапкыр Казанга килде. Быел май аенда Үзәк Азия иленең вәкиллекле делегациясе «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы эшендә катнашты. Татарстан вәкилләре шулай ук Үзбәкстанда була.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше динамик рәвештә артуга игътибар итте. «Бездә үзара товарлар һәм хезмәтләр алышу күләмен һәм номенклатурасын арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», — дип саный ТР Рәисе.
Моннан тыш, Миңнеханов туризм, фән һәм мәгариф өлкәләрендә, сәнәгать мәйданчыкларын үстерүдә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын билгеләп үтте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев