Миңнеханов: «Республика казанышлары — күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»
Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
«Татарстан алдагы үсешен дәвам итә. Күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора. Республика казанышлары — күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе», — дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән чыгышын татар телендә башлады.
«Без ил лидеры, Президентыбыз Владимир Путинга, РФ Хөүмәтенә безнең башлангычларга теләктәшлек һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле», — дип дәвам итте ул сүзен.
Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында уза.
Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында иртәнге сәгать 10 да башланды.
Чарага ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе Геройлары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылган. Барлыгы 670 кеше катнаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев