Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучылар белән очрашты
Очрашу барышында ветераннар проектларын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучылар белән очрашты. Бу турыда ул МАХ каналында хәбәр урнаштырды.
Очрашу барышында ветераннар проектларын тәкъдим иттеләр. Проектларның темалары МХО ветераннарына ярдәм итүдән алып яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә кадәр темаларны колачлый. «Һәрбер инициатива — иң зур игътибарга лаек уйланылган тәкъдим», — дип билгеләп үтә ТР Рәисе.
Моннан тыш, Миңнеханов ветераннарны эшкә урнаштыру темасына игътибар итте һәм сугышчыларга тыныч тормышка кайтуда ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Геройларыбызның тәҗрибәсе, тормыш дисциплинасы һәм ышанычлылыгы эшчәнлекнең һәр өлкәсе өчен кыйммәтле актив булып тора», — дип яза Татарстан Республикасы Рәисе татар телендә.
Фото: Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев