Милләтләр дуслыгы берләштерә: Түбән Камада «Мәдәниятләр балкышы» бәйрәме узды
Түбән Кама шәһәрендәге 15нче мәктәптә «Мәдәниятләр балкышы» дип аталган бәйрәм гөрләде. Аның дүрт еллык тарихы бар.
Милли җырлар яңгырый, самавырдан чәй кайнап тора, өстәлләр төрледән-төрле милли ризыклардан сыгылып тора.
Монда һәркем үзен кунакчыл татар авылына килеп эләккәндәй хис итә. 15нче мәктәп укучылары үз халкының бай тарихын, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүгә зур өлеш кертте.
Укучылар бәйрәмгә җитди әзерләнде: милли киемнәр тектерделәр, тәмле ризыклар пешерделәр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Бу эшне башкарганда аларга сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналары зур ярдәм күрсәтте.
«Мәдәниятләр балкышы»нда биш милләт вәкиле – татарлар, руслар, башкортлар, чуашлар, таҗиклар – үзләренең милли үзенчәлекләрен күрсәтте. Мәктәп коллективы һәм чакырылган кунаклар берничә сәгать эчендә төрле илләргә сәяхәт кылып, аларның мәдәнияте белән якыннанрак танышу мөмкинлеге алды.
«Бүгенге чара бик әһәмиятле һәм кирәкле. Ул безгә милли юнәлешебезне, бабаларыбыздан калган хәзинәне күрсәтә, аңлата, милли киемнәр турында сөйли – болар барысы да бик мөһим», – дип билгеләп үтте Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев.
Бәйрәм дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты – халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, балаларда бер-берсенә һәм башка милләтләргә карата җылы мөнәсәбәт уяту, дип ассызыклады чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев