Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метшиннар Түбән Кама районында әти-әниләре бакчасында бәрәңге утырткан

«Икенче икмәк» уңышын утырту — Метшиннарның электән килгән традициясе.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Казан мэры Илсур Метшин Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында әти-әниләре бакчасында бәрәңге утыртканнар. Айдар Метшин үзенең Telegram-каналында фотосы белән уртаклашты. Фотода аның белән янәшә — Илсур Метшин.

Монда аларның әти-әниләре яши, «икенче икмәк» уңышын утырту — Метшиннарның электән килгән традициясе. Гаилә өчен бу техник процесс кына түгел, ә аралашу вакыты. Парламентарий гаилә эшчәнлегенең видео һәм фотолары белән күп тапкырлар уртаклашты, дип яза «Татар-информ».

Туганнар бу юлы да уңышлы ел көтә. «Яхшы уңыш көтәбез», — дип язган Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев