Метеоролог Татарстанда июль һәм август айларында һава торышы турында сөйләде
Узган ел июньдә һава температурасы нормадан өч градуска югары булды.
Казан федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, июньдә эссе булуы көтелә.
«Узган ел июньдә һава температурасы нормадан өч градуска югары булды һәм, хәтта июль белән чагыштырганда да, аномаль җылы булды. Ул вакытта июньдә уртача һава температурасы +21,3 градус иде», — дип искәртте ул.
Әүхәдиев сүзләренчә, июль һәм август айларында һава температурасы нормага якын яки аннан бераз югарырак булыр, дип көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев