Метеоролог Переведенцев Татарстанда климатик язның кайчан башланачагы турында сөйләде
Төнлә республика территориясендә әлегә минуслы температура саклана.
Татарстанда климатик яз март ахырында-апрель башында киләчәк, дип саный профессор-метеоролог Юрий Переведенцев. Бу турыда ул сhеlny-izvеst. ru. басмасына сөйләде.
Төнлә республика территориясендә әлегә минуслы температура саклана, шуңа күрә кар күп эреми. Көндез исә алдагы көннәрдә һава плюс 3-5 градуска кадәр җылыначак.
Иртә яз инде булмаячак, дип нәтиҗә ясады синоптик.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев