Метеоролог: Май аенда Татарстанда явым-төшем рекорды булырга мөмкин
Майның 20 көнендә республикада 86 мм явым-төшем булган.
Татарстан көньяк циклонның эпицентрында калды: төбәктә җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитте, ә явым-төшемнәрнең тәүлеклек нормасы 20 миллиметрдан артып китте. Бу айлык норманың яртысына якын, шул сәбәпле май явым-төшем буенча рекорд ясарга мөмкин. Бу хакта метеоролог Тимур Әүхәдиевка сылтама белән ТНВ хәбәр итә.
Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, майның 20 көнендә республикада 86 мм явым-төшем булган — бу климатик нормадан ике тапкырга артык. «Бу яңгырлы соңгы көн булмавын исәпкә алсак, быелгы май ае явым-төшемнәргә рекордлы бай булырга мөмкин», — дигән метеоролог.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев