МЧС хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында кисәтте
Быел иртә яз аркасында янгын куркынычы сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин.
Янгын куркынычы сезоны башлану алдыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында кисәтү ролигы чыгарды.
Татарстанлыларга язын үләнгә ут төртү, чүп-чар яндыру, тәмәке төпчекләрен ташлау һәм учак ягу тыела, дип искәртәләр белгечләр.
Исегезгә төшерәбез, быел иртә яз аркасында янгын куркынычы сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев