Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен Түбән Камада хәйрия табыны әзерләнде

Солдатлар рухына дога кылып, якыннарына сабырлык теләделәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм анда һәлак булган шәһәрдәшләрнең гаиләләре өчен хәйрия ашы үткәрелде. Анда батыр уллар үстергән ата-аналар һәм солдатларның хатыннары чакырылды. Хәйрия чарасын якташыбыз Рөстәм Ямалиев даими рәвештә оештыра.

«Ярдәмләшеп яшәргә кирәк», – дигән фикердә Татарлар һәм Төрки халыклар Милли Конгрессы җитәкчесе. Кунаклар алдында Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, хәрби комиссар Газинур Ситдыйков та чыгыш ясады.

«Белсеннәр: без аларны онытмыйбыз, алар белән аралашабыз, шуңа күрә мондый очрашулар оештырабыз. Быел да квартал саен мондый чараларны оештырырга планлаштырабыз», – Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ди.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев