Махсус хәрби операция башланганнан бирле 102нче конвой: Түбән Камадан чираттагы гуманитар йөк озатылды
Гуманитар ярдәм эшмәкәрләр, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәрдәшләр көче белән җыелды.
Шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә Түбән Камадан 12 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр. Болар – төзелеш материаллары, эчә торган су, көнкүреш кирәк-яраклары. Йөкнең гомуми бәясе – 3,5 миллион сум.
Конвой составына солдатлар өчен шәхси посылкалар һәм техника өчен запас частьләр дә кергән. Гуманитар ярдәм Луганск һәм Херсон өлкәләренә юлланачак.
Изге эштә волонтерлар, битараф булмаган шәһәрдәшләр, төрле предприятиеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Әйтергә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле Түбән Кама халкы 143 машина гуманитар йөк җибәргән, аның гомуми авырлыгы 2100 тонна тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев