Махсус техниканы карар чак
Кышын шәһәрне кардан 77 берәмлек техника җыештырачак.
Грейдерлар, тракторлар, йөк төягечләр — Түбән Камада кышын урамнарны кардан чистартуда эшләячәк техниканы карау узды. Киләсе кышкы чорда 77 берәмлек махсус техника эшкә җәлеп ителәчәк. Аларның әзерлеген Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәхсән үзе тикшерде.
Әнә, грейдер машинисты Владимир Куклин үзенә беркетелгән техниканы соңгы тапкыр карап, тикшереп чыга. Махсус техника кышкы сезонга тулысынча әзер, җәй барышында төзекләндерергә тиешле бөтен урыннары тәртипкә китерелгән, яхшылап көйләнгән. «Ватылуларга һич кенә дә юл куярга ярамый», — ди грейдер йөртүче.
Кышын шәһәрне кардан 77 берәмлек техника — грейдерлар, тракторлар, төягечләр һәм башка махсус техника җыештырачак. Бу кышкы сезонга әзерлекне тикшерү вакытында махсус техниканың, машиналарның бер өлеше генә күрсәтүгә куелган. Аның әзерлеген тикшерү барышында Түбән Кама мэры Рамил Муллин кайбер кимчелекләрне, җитешсезлекләрне дә күрсәтте. Хәл ителмәгән мәсьәләләр бар икән әле, хәзер әзерлек дәрәҗәсе — 90 процентка якын.
«Бу кыш җиңел булыр әле, дип ышанып көтәргә кирәкми. Мин һәркемнең эш урынында булуын сорыйм. Шәһәрдәшләребезгә уңайлыклар тудыру, сезнең эшнең сыйфатына бәйле», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Дөрес, техника торышы бик үк зарланырлык булмаса да, ә менә эшче көчләр белән хәл кыенрак, кадрлар кытлыгы зур икән. Кешеләрне эшкә хезмәт хакын арттырып җәлеп итәргә мөмкин, диләр механизаторлар. Әмма гамәлдәге тариф кысаларында моны эшләү бик кыен, дип җавап бирде Рамил Муллин. Аның сүзләренчә, юлның 1 квадрат метрын карап тотуга нибары 11 сум акча каралган.
«Мин республика җитәкчелеге исеменә хат әзерләдем, аны игътибарсыз калдырмаслар дип өметләнәм. Бүгенге көндә безгә юлларны карап тотуга тоткан кадәр акча җитми. Юл инфраструктурасын карап тотуга безнең 200 миллион сумга якын акча каралган, ә яхшы хезмәт хакы һәм техника булсын өчен, тагын шуның кадәр акча кирәк», — диде Рамил Муллин.
Техниканың кышка әзерлеген караганнан соң, очрашу актлар залына күчте. Биредә Рамил Муллин коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады. Иң яхшыларга, тантаналы шартларда, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Илья Челноков фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев