Махсус операция зонасында җимерелгән госпиталь өчен Түбән Камада ярдәм җыю оештырылды
Йөкнең беренче партиясе махсус хәрби операция зонасына кичә үк җибәрелгән иде.
Волонтерлар Түбән Кама районыннан 200дән артык солдат хезмәт иткән 430нчы полкка ярдәм җыя башлады. Моннан берничә көн элек дошман көчләре безнең хәрбиләрнең госпитален җимерде, анда республика кешеләре дә медицина ярдәме ала иде.
Яралылар китерелә һәм аларга беренче медицина ярдәме күрсәтәтелә мәйданчыкның эшен яңарту өчен дарулар, медицина җиһазлары, инструментлар һәм төзелеш материаллары җыюны башларга булдылар. Йөкнең беренче партиясе махсус хәрби операция зонасына кичә үк җибәрелгән иде.
Динар Хәмидуллин — даими волонтерларның берсе. Ул медикаментлар алып килде. «Әйберләр, жгутлар, бинтлар, авыртуны баса торган дарулар һәм салфеткалар, ризыкны җылыту өчен газ баллоннары кирәк. Аларга ярдәм итәргә кирәк, аларга хәзер авыр, яраланалар, ярдәм итәргә кирәк», — ди Динар.
«Балкыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр урын-җир кирәк-яраклары, таянып йөрү җайланмасы (ходунки) һәм култык таяклары салынган тартмалар алып килде. 62нче һәм 63нче янгын частьләре гигиена чаралары, дарулар, шприцлар һәм оекбашлар китергән.
«Урын-җир, матрас, юрган, мендәр, кием-салым җыябыз, медицина буенча бик күп әйбер кирәк», — дип хәбәр итте 6, 7, 8нче микрорайоннарның Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.
Моннан тыш, медицина инструментлары, жгут, бинт, яралылар өчен кием-салым, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, газ баллоннары, төзелеш материаллары кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев