Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

MAX платформасындагы санлы ID технологиясен Татарстаннан 1,9 мең компания гамәлгә кертте

MAX мессенджеры платформасында санлы шәхес таныклыгы (Digital ID) технологиясен Татарстанның 1900 сәүдә компаниясе куллана башлады. Бу хакта VKның стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбулов хәбәр итте.

Компания мәгълүматлары буенча, узган елның март аенда эшләтеп җибәрелгәннән бирле, мессенджердан 89 миллион кулланучы актив файдалана, шул исәптән көн саен 60 миллион Россия һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре гражданнары.

Дәүләт һәм социаль сервисларны интеграцияләү үсешнең төп юнәлешләренең берсе булды.

«Санлы ID технологиясендә аерым тукталып үтәсем килә. Бу яңа, алгарышлы күренеш — MAX платформасындагы электрон документлар кәгазь документларны диярлек алыштыра. Технология бик кирәкле, ул актив үсә. Бу студентлар һәм күп балалы гаиләләр өчен ташламалар, Дәүләт хезмәтләре белән интеграция ярдәмендә яшьне раслау, инвалидлык, пенсионер статусын раслау», – дип сөйләде Хәйбулов.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстанның 30дан артык кунакханәсе MAX аша онлайн-броньлау системасына тоташтырылган.

Вице-президент аерым төбәкнең цифрлаштыруда пионер ролен билгеләп үтте. Татарстан беренчеләрдән булып мессенджерда табибка язылу сервисын эшләтеп җибәрде, ә декабрь ахырында медицина ярдәменә ризалыкны электрон имзалау функциясен гамәлгә ашырды. Шулай ук республика 20 миллионнан артык кулланучыга ия булган «Сферум» мәгариф платформасы өчен беренче пилот төбәге булды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев