«Мавыктыргыч чаралар оештырыла»
«Шәфкатьлелек» үзәгенең көндезге бүлегендә сәламәтлекләре чикләнгән авыру яшүсмерләр тернәкләндерү курслары уза.
Бүлек мөдире Гөлназ Сабирова, социаль хезмәткәр Нурисә Гильмутянова, мәдәни эшләр буенча Рәмзия Айзатуллина яшүсмерләрне тәрбияләүдә зур хезмәт куя. Биредә яшьләр көнкүрештә кулланыла торган төрле вак-төяк әйберләр ясарга, рәсем-бизәү эшләренә өйрәнәләр, иҗат белән шөгыльләнәләр. Аларның ял вакытлары кызык һәм мавыктыргыч оештырыла.
Рәмзия ханым яшьләрнең иҗатка булган талантын да зур осталык белән ача белә. Күптән түгел бүлектә тәрбияләнүчеләр, ял итүче өлкәннәр белән бергә, «Бай уңышлы алтын көз» дип исемләнгән искиткеч тирән эчтәлекле чара уздырдылар. Ял итүчеләргә балалар төрле темаларга табышмаклар чиштерделәр. Өлкәннәр үзләре дә кызык итеп шалкан тарту, үрелгән кәрҗингә туры итеп бәрәңге ыргыту кебек уеннарда актив катнашты. Соңыннан үсмерләр «Колобок» әкияте буенча спектакль күрсәттеләр. Урмандагы җәнлекләр булып киенгән һәр яшүсмер үзенә тапшырылган рольне оста итеп башкарды. Үзәкнең хезмәт буенча инструкторы Галия Петрованың балалар арасында төлке булып киенеп чыгыш ясавы кичәне тагын да җанландырды.
Спектакль тәмамлангач, көндезге бүлектә күптән түгел генә тәрбияләнүенә кармастан, күп нәрсәгә өйрәнгән һәм төп рольләрнең берсен оста итеп башкарган Әкрамның әнисе Римма ханым Даутова бүлек хезмәткәрләренә баш иеп рәхмәт әйтте.
Кичә ахырында Үзәк директоры Гөлназ Исакиева кичәне оештыручыларга, актив катнашучы өлкәннәргә, һәр чыгышны алкышларга күмеп, балаларга көч биреп торучы ял итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Земфира Гарифуллина
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев