Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Матур кичә бер мизгелдә узды»

Халыклар дуслыгы йортында «Талир тәңкә» ветераннар фольклор ансамбленең Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗат концерты булды.

Тирән эчтәлекле сценарий буенча язылган концерт әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Биредә яңгыраган җырлар Гөлчирә Ибәтуллинаның сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр багышлап язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Гөлчирә апаның Чаллыда узган төбәкара фестивальдә үзе язган шигырьләрне оста итеп сөйләгәне бар.

65-85 яшьлек ветераннарның чыгышларын күпме карасаң да карап туймыйсың. Алар безне балачагыбыз узган туган якларга, яшьлек елларындагы кичке уеннарга алып кайта. 

Коллектив әгъзалары бер тату гаилә кебек яшәп иҗат итәләр. Башкача була да алмыйдыр ул. Чөнки җитәкчеләре Рәзинә һәм Флюр белән бергә тагын ике гаилә — Асия һәм Рәис Батыршиннар, Ризилә һәм Мансур Шәрәфетдиновлар шушында ук иҗат итә. Коллективның беренче җитәкчесе Клара апа Дәүләтованың Лениногорскидан ук килеп, концертта татар һәм рус телләрендә җыр башкаруы кичәне тагын да җанландырып җибәрде. 

Тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә: Җиңү көненә багышланган бу кичәдә герой шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче 1 нче гимназия укучыларының да катнашуы игътибарга лаек. Яшьләрнең концертны бирелеп каравы, бигрәк тә тальян, хромка, баян моңнары яңгыраганда алкышлап утырулары күңелгә бик тә якын булды. 

Матур кичә бер мизгелдә узып та китте. Гөлчирә апаның шигырьләре белән башланган кичә, Никифор Тукмачевның шәһәр юбилеена багышлап язган шигырендәге «Түбән Камам, син даны Ватанымның!» дигән җыр сүзләре белән тәмамланды. 

Земфира Гарифуллина
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев