Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша

Тулаем алганда, синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда апрель ае нормадан бер градуска җылы булачак.

Урта диңгездән Мәскәүгә 20 градус җылылык алып килгән циклон Татарстанга якынлаша. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Метеорологлар әйтүенчә, республикада температура күтәрелеше ул кадәр үк сизелерлек булмый, чөнки республика циклонның көнчыгыш чиге өлешендә кала.

Шул ук вакытта, җылыну бик кискен булмагач, язгы су басу куркынычы кими, дип аңлатты профессор. Хәзер Татарстанда кар катламы 40 см биеклектә, әмма ул тиз эри.

«Алтай, Оренбург өлкәсен хәзер су баса, шул ук вакытта аларда туфрактагы туң нибары 2 сантиметр гына иде, ә бездә 24 см, шуңа күрә җылыну салмак бара», — дип аңлаткан география фәннәре докторы.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада 3 һәм 4 апрельдә көндез 8-14 градус җылы була. Ялларда республикада суытачак.

Тулаем алганда, синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда апрель ае нормадан бер градуска җылы булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев