Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды

Чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.

Татарстан Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән, шулай ук чулпы да кулланылган.

2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республика анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк.

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев