Машинадан колак кага язган
68 яшьлек түбәнкамалы аздан гына мошенниклар кулына эләкмәгән. Пенсионер кырыкалдарларның эзлекле схемасы нәтиҗәсендә 2 млн сумлык машинасыннан мәһрүм кала язган.
Беренче булып, ир-атка үзен Пенсия фонды идарәсе белгече булып таныштырган хатынкыз шалтыраткан һәм пенсияне чиратсыз алу өчен телефонга килгән кодны хәбәр итүен сораган.
Бераздан аңа Федераль куркынычсызлык хезмәте исеменнән шалтыратканнар һәм алдан элемтәгә керүченең мошенник булуын хәбәр итеп, пенсионерның банк счетлары куркыныч астында булуын җиткергәннәр һәм Үзәк банк «хезмәткәре» белән тоташтырганнар.
Анысы, үз чиратында, чыннан да акчаның куркыныч астында булуын раслаган һәм акчаны «саклап калу» ысулын уйлап тапкан. Моның өчен пенсионерга 2 млн сумлык машинасын сатып, акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим иткән. Аферистлар хәтта машинаны сатып алучы кеше дә тапканнар. Түбәнкамалы бу алыпсатар белән элемтәгә кергән. Тик шулай ук автосалонга да барып кайтырга уйлаган.
Нәкъ менә шунда эшләүче хезмәткәр бу эшнең шикле булуына игътибар итеп, полициягә хәбәр иткән. Хокук саклаучылар әлеге уяу гражданин белән бергә автомобиль сату схемасын уйлап тапканнар. Сатып алучы ролендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җинаятьләрне ачыклау бүлеге вәкиле булган.
Зыян күрүче ир-ат килешү төзү өчен очрашу урынына килгән вакытта полиция хезмәткәрләре аны көтеп торган. Алар килеп чыккан хәлнең нечкәлекләрен ачыклап, пенсионерга аның мошенниклар корбаны була алуын аңлатканнар.
Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне оештыруга катнашы булган затларны ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев