Машина йөртүчеләргә кайбер төр дарулар кабул иткән өчен штраф сала башларга мөмкиннәр
Матдәләр исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланачак.
Дәүләт Думасы концентрацияне киметә һәм реакцияне акрынайта торган препаратлар тәэсирендә машина йөрткән өчен җәза билгели торган закон проектын беренче укылышта хуплады. Мондый препаратлар исемлегенә йоклата, тынычландыра һәм игътибарга йогынты ясый торган башка дарулар керергә мөмкин, дип яза РИА Новости агентлыгы.
Шундый халәткә сәбәпче булган матдәләр исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланачак. Мондый препаратлар кабул иткән өчен машина йөртүчеләргә 45 мең сум күләмендә штраф, шулай ук ел ярымнан ике елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Депутат Сергей Леонов (ЛДПР) мондый даруларның капларын өстәмә рәвештә «машина йөрткәндә кабул итәргә ярамый» дигән кисәтү белән маркировкаларга тәкъдим итте.
Закон проекты Хөкүмәт тарафыннан 2023 елның җәендә кертелгән һәм юлларда иминлекне арттыруга юнәлдерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев