Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәшгульлек үзәге Түбән Камада яшәүче хатын кыздан законсыз рәвештә алынган пособиене кире түләтте

Карар әле законлы көченә кермәгән.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз эшсезлек буенча законсыз рәвештә пособие алган.

«Түбән Кама халкын эш белән тәэмин итү үзәге» аңа 2022 елның гыйнварында пособие билгеләгән, әмма бераздан учреждениегә аның 21 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр эшкә урнашып эшләве турында мәгълүмат килгән.

Мәшгульлек үзәге пособие түләүне туктата һәм түбәнкамалыны исәптән төшерә, шулай ук мировой судка законсыз рәвештә алынган пособиене кире түләтү турында дәгъва бирә.

Җавап бирүче утырышка килми. Мировой судья дәгъва гаризасын канәгатьләндерә һәм хатын-кыздан аңа бирелгән 38 984 сумны кире түләтү турында карар кабул итә.

Карар әле законлы көченә кермәгән, дип сөйләделәр Түбән Кама районы буенча 4 нче суд участогында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев