Мәрхәмәтле, игелекле шәһәрдәшләр ярдәме белән
НТР телекомпаниясе игълан иткән «Кыш бабай бул!» акциясенә шәһәр оешмаларыннан, түбәнкамалылардан күп бүләкләр килде.
Алдан әйтеп узганча, җыелган бүләкләр ятим балаларга, имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга, коррекция мәктәпләрендә укучыларга һәм Ветераннар йортындагы ялгыз пенсионерларга, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга таратылачак.
Әлеге игелекле чарада «ПРЕТТЛЬ-НК» компаниясе беренчеләрдән булып катнашты. Аның идарәчесе Олег Поляк медиакомпаниядәге чыршы астына 8 бүләк тупланмасы калдырып китте. Сүз уңаеннан, компания инде 5 ел буена акциядә катнашып килә. Шулай ук «След» ирекле эзләүкоткару отряды да бүләкләр җыюда ел саен теләп катнаша. Быел балалар өчен алар 12 комплект бүләк җыелмасы алып килгән. «Нардуган» ансамбле артистлары акциядә ел саен катнашып, Кыш бабай капчыгын матур уенчыклар, китаплар һәм, әлбәттә, конфетлар белән тулыландырдылар. 13 нче лицей укучылары, туберкулезга каршы диспансер хезмәткәрләре дә уенчыклар һәм татлы бәйрәм җыелмалары белән килделәр. «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә чыршы төбенә Яңа ел бүләкләре калдырды. Хәйрия акциясендә чираттагы катнашучылар — яшь тамашачы театры актерлары булды. Алар үзләренең сәнгать җитәкчесе Павел Минибаев җитәкчелегендә тәмле җыелмалар алып килде. Кыш бабайның бүләкләрен «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре, 35 нче лицей яшь армиячеләре тулыландырды. Алар да тәмтом җыелмалары һәм төрле уенчыклар алып килде.
Игелекле һәм битараф булмаган гади түбәнкамалылар да күп — моны шушы «Кыш бабай бул!» дигән акция раслый. Түбән Кама Студентлар лигасы рәисе Максим Романов та тәм-томнар җыелмасы китерде. Демидовлар гаиләсе әлеге чарада икенче ел рәттән катнаша. Шәһәрдәшләребез Гүзәл Вафина, Гөлия һәм Марат Садретдиновлар, Яруллиннар гаиләсе, Роза Багина һәм Андрей Клиновлар, Фроловлар гаиләсе балаларга тәм-том белән ярдәм иттеләр. «Кыш бабай бул!» акциясенең даими катнашучысы Максим Озеров быел да бүләкләр белән килде.
Бу язмада барлык ярдәм кулы сузучыларны атап чыгып булмый. Барысына рәхмәтләребезне җиткереп, киләчәктә дә бердәм булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев