Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Март аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

Биш көнлек график буенча эшләүче татарстанлыларны март аенда ике озын ял көтә.

Беренче озын ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм Халыкара хатын-кызлар көненә туры киләчәк. Быел 8 Март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә.

20-22 март көннәрендә Ураза бәйрәме уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләрне тагын өч көнлек ял көтә. 20 март бәйрәм ялы көне дип игълан ителде, ә 19 март кыскартылган эш көне булачак.

Мартта республикада яшәүчеләрнең 20 эш көне һәм 11 ял көне булачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев