Мария Львова-Белова мәктәпләрдә 1 сентябрьдән гамәлгә керүче үзгәрешләр турында аңлатты
Кайбер мәктәпләрдә сынау режимында үз-үзеңне тоту өчен билгеләр кертәчәкләр.
Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрен берничә үзгәреш көтә. Бу хакта РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Алда яңа уку елы. 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтелүе турында сөйлибез», — диелә хәбәрдә.
Балалар омбудсмены мәгълүматлары буенча, контроль эшләр саны, бөтенроссия тикшерүләрен дә кертеп, һәр фән буенча уку вакытының 10 проценттан артыгын биләмәячәк. Кайбер мәктәпләрдә сынау режимында үз-үзеңне тоту өчен билгеләр кертәчәкләр, ә 5-7 нче сыйныфларда җәмгыять белемен расписаниедән алалар, ул «Безнең төбәк тарихы» курсы белән алыштырылачак.
Моннан тыш, ата-аналар шартларның үтәлешен контрольдә тоту һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының хокукларын яклау өчен Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пунктларында була ала.
Львова-Белова шулай ук мәктәпләрдә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибенә игътибар итте.
«Аерым алганда, мәктәпләрдә шәфкать туташы — белгеч вазифасы кертелә. Моннан тыш, заманча таләпләргә туры килү өчен медпунктларны җиһазландыру стандартына үзгәрешләр кертелде», — диде ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев