Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне вакытыннан алда түләячәкләр

РФ Социаль фонды матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

Гадәти график буенча май башында килергә тиешле барлык балалар пособиеләре дә май бәйрәмнәре аркасында гаиләләргә апрель ахырына кадәр вакытыннан алда күчереләчәк. РФ Социаль фонды матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«30 апрельгә кадәр ата-аналар апрель өчен әлеге түләүләрне — 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөклелек буенча бердәм пособие, эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие һәм хәрби хезмәткә чакырылучының баласына айлык пособие — алачак», — дип аңлаттылар Социаль фондта.

Шуның белән бергә, вакытыннан алда бирелә торган акчалар банк аша акчасыз түләүне сайлаган гаиләләргә күчереләчәк. Әгәр гаилә почта аша алуны сайласа, түләү май аенда башкарылачак. Әлеге процесс Россия почтасының төбәкләрдәге бүлекчәләре эш графигы нигезендә 25енә кадәр дәвам итә.

Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү алучы гаиләләргә исә май аенда акча стандарт график буенча, ягъни 5се көнне күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондның матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев