Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Мәгънә эзлим яшәвемнән»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрә Илзирә Вәлиуллина иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, танылган шагыйрә Илзирә Вәлиуллина иҗатына багышланган «Могҗизалы ачкыч кебек, тоям мин туган телне» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. 
Мәгънә эзлим яшәвемнән, 
Сөйләшү... Дәшмәвемнән,
Сабырсыздан... түземнән... 
Билгеле, үз-үземнән! 
— Эш бармаса, сәбәбеннән, 
Кылынган гамәлемнән, 
Яшәеш, галәмемнән... 
Мәгънә эзлим... Табылырмы? 
Табылса, 
Бер аклык булып,
Җаныма сарылырмы?
— дип яза Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, унга якын китап авторы, Түбән Кама районы Тоба авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина.

Өлкәннәр һәм нәниләр өчен бертигез язган кыю фикерле, максатчан Илзирәбез ун елдан артык «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкарды. Әдәби берләшмәнең һәр каләм әһеле, һәр язучы өчен шатланып, сөенеп, кайгырып, борчылып яшәде Илзирә. Шуңа күрә кичәдә чыгыш ясаган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының һәр чыгышында каләмдәшебезгә карата ихлас рәхмәт, хөрмәт хисләре иде.

Китапханә кызларының авторның шигырьләрен матур итеп укулары, шәһәребезнең моңлы сандугачы Гүзәл Ильясова башкарган, сүзләрен һәм көен каләмдәшебез Илдар Гимадиев язган, «Тобам» җыры бер кешене дә битараф калдырмады.

Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова алып барган әлеге җылы кичә көлдерде дә, елатты да. Шагыйрәнең үткен каләм очы белән язылган, тормышыбызның җитешмәгән якларына шигъри тәнкыйть белән сугарылган шигырьләрен тыңлап бер елмайсак, югалту-табышлар турындагы фәлсәфи шигырьләрен тыңлап уйландык та, моңайдык.

Очрашуга 95 яшьлек әнисе белән килгән, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, автор-башкаручы, Илзирә Вәлиуллинаның иҗатташ дусты Флүрә Коләхмәтова-Талипованың көчле әһәңле җырлары күңел түрләренә үтеп кереп, иң нечкә кылларга кагылды. Хәмдүнә Тимергалиева башкарган «Язмышлар», Эльмира Сөләйманованың «Әле ярый дуслар бар», Илмира Нәгыймованың «Зәңгәр чәчәк», Илшат Хәмәдиевнең «Әтиемә» җырлары аша таныш булган Флүрә Талипова Илзирә Валиуллинаның 20 дән артык җырына җан өргән. 

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында әлеге шатлыклы очрашуны бүләк иткән Түбән Кама шәһәре берләшмәләр җитәкчесе Гөлназ Арслановага без чиксез рәхмәтле.

Рәсимә Нәбиуллина
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев