Мәгариф министрлыгы яңа уку елы өчен каникул көннәрен билгеләде
Мәгълүмат министрлыкның Telegram-каналында урнаштырылган.
РФ Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте.
Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, көзге каникулларны — 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (бәйрәм көннәрен, 3 һәм 4 ноябрьләрне исәпкә алып), кышкы каникулларны −2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр, язгы каникулларны — 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр, ә җәйге каникулларны 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр уздырырга тәкъдим ителә.
Яңа уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта каникулларның минималь озынлыгы җиде көн тәшкил итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев