Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ленинград камалышы шаһитлары: Түбән Камада дүрт ветеранны хөрмәтләделәр

Түбән Камада Ленинград камалышының тере шаһитлары булган дүрт кеше яши. Шәһәр җитәкчелеге һәм яшь армиячеләр алар белән очрашып, тарихи хатирәләрне барлады, аларга хөрмәт күрсәтте.

Рокыя Сәхәбетдинова – Ленинград өлкәсе Кронштад шәһәрендә туган. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь булган: ачлык, атыш тавышлары, эвакуация… Юлда әти-әнисен, аннары бер-бер артлы абыйларын югалткан. Үткәннәрне искә төшерү тагын бер кат йөрәктәге яраларны яңарта, ди мөхтәрәм шәһәрдәш.

«Авыр чаклар бик күп булды, тик бу авырлыкны балалар басалар аны. Алар миңа яшәү көче бирәләр», – дип уртаклашты Рокыя апа, яшь буынның игътибары аңа көч өстәвен билгеләп үтте.

Вил Хәсәновка Ленинград камалышы башланганда 6 яшь тула. Бер елдан соң ул мәктәпкә керергә тиеш була, ләкин сугыш үз төзәтмәләрен кертә. Бу котычкыч вакыйгалар турында ветеран килгән кунакларга сөйләде: шәһәр җитәкчеләре аны Ленинград блокадасын өзү көне белән котладылар һәм Россия Дәүләт думасы депутаты Олег Морозов исеменнән бүләк тапшырдылар.

Ачлык һәм газаплар… Вера Шурпаева белән Роза Сайкина өчен бу – китаптан алынган сүзләр генә түгел. Алар үз җилкәләрендә кичергән сынаулар. Ветераннарның иң зур теләге – дөнья тыныч, илләр имин булсын.

Кызганычка каршы, Ленинград камалышы турында сөйли алучылар саны елдан-ел кими бара. Түбән Камада шул чорның дүрт шаһиты гына яши.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев