Ленинград блокадасын кичергән 94 яшьлек түбәнкамалы мошенниклар корбаны булган
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада Ленинград блокадасын кичергән 94 яшьлек хатын-кызны алдалап, акчасын алган мошенникка карата җинаять эше кузгатылган.
Полиция мәгълүматларына караганда, җинаятьче классик схема буенча эш иткән: үзен прокурор дип таныштырган өлкән яшьтәге билгесез кеше, хатын-кызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен күчергән акчасы, имеш, Россиядә тыелган оешмага эләккән, дип белдергән. Пенсионерның ышанучанлыгыннан һәм өлкән яшьтә булуыннан файдаланып, мошенник аны акчаны «экспертиза» га тапшырырга кирәклегенә ышандыра.
Зыян күрүче үзен карый торган ярдәмчесен чакырган һәм алар, акча алу өчен, банкка киткәннәр. Банк хезмәткәрләренә ул акчаны дәвалануга мохтаҗ туганнан туган сеңлесе өчен алам дип ялганлаган. Банкта алынган 600 мең сум акчаны кыяфәтенә караганда 80 яшьләр чамасы булган озын буйлы һәм зур гәүдәле ир-атка тапшырган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев