Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Легендар шәхес: Түбән Каманың беренче төзүчесе Иван Коршин гомер бәйрәмен каршылый

Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчесе Иван Коршин котлаулар кабул итә. Бүген аңа 91 яшь тулды.

1960 елның 25 декабрендә булачак төзелеш урынына төзүчеләрнең беренче төркеме килгән. 25 кеше арасында Иван Коршин да булган.

Яшь экскаваторчы беренче йорт, мәктәп, балалар бакчасына нигез казыган һәм юллар салган. Хәзер ул әлеге чорның бердәнбер тере шаһиты.

Түбән Каманың мактаулы гражданинын котларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Е.Н. Королев исемендәге политехника көллияте директоры килде. Алар Иван Васильевичка изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Мөхтәрәм шәһәрдәш хезмәт юлы һәм Түбән Каманың үсеш тарихы турында истәлекләре белән уртаклашты.

Иван Коршин әйтүенчә, аның таянычы һәм тугры юлдашы – хатыны. Анна Коршина белән алар 66 ел бәхетле гомер кичерәләр. Ике кызлары, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыклары бар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев