Легендар шәхес белән очрашу: язучы Ринат Мөхәммәдиев бездә кунакта
Легендар шәхес белән очрашырга һәм аның белән якыннан танышырга теләсәгез, 20 февраль көнне 13.00 сәгатьтә китапханәгә рәхим итегез.
Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, М.Шолохов исемендәге Халыкара премия лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм башка күп бүләкләр иясе, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВкә багышланган чара — язучының «Партизан Зәки Нури» романын тәкъдир итү кичәсе була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев