Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Лаеклы бүләкләр тапшырылды

Шәһәрнең 37 нче лицеенда эшләүче Алсу Әнәсова, укучы һөҗүме вакытында батырлык күрсәткәне өчен, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Дәүләт Думасы депутаты А. Метшин һәм шәһәр мэры Р. Беляев Алсу Әнәсовага бүләк тапшыра / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Бүләкне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада шәһәр мэры Радмир Беляев тапшырды. Шәһәр башлыгы Алсу Әнәсованың кыюлыгы турында: «Лицейда булган гадәттән тыш хәл вакытында, нәкъ менә ул кыюлык күрсәтеп, зур бәла-казаны булдырмый калды, һөҗүмне үз өстенә алды. Татарстан Рәисе указы белән бирелгән бу медальне Алсу Шәйхулла кызына тапшыру минем өчен зур дәрәҗә. Әлеге бүләк аның һөнәренә тугрылыгы, битараф булмавы һәм күрсәткән батырлыгы өчен барчабызның зур рәхмәте символы булсын», – диде шәһәр мэры.

Бу көнне шәһәрнең тагын 19 хатын-кызы – мәгариф, мәдәният, дәүләт хезмәте, сәнәгать тармагы вәкилләре һәм волонтёрлар да дәүләт бүләкләре алды. «Аларның һәркайсы район үсешенә һәм шәһәребезнең иминлегенә үз өлешен кертә. Ул ханымнарны һөнәрләренә тугрылык, Ватанга мәхәббәт һәм кешеләргә файда китерергә омтылу берләштерә. Хезмәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм зирәклегегез өчен барыгызга да рәхмәт. Бәйрәм белән!» – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев