Кышкы «Күрше фест» игълан ителде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз
Бәйрәм оештырырга акча бирелә, мөмкинлектән файдаланырга ашык!
«Ишегалларын кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында төзекләндерәбез. Бу мәйданчыклар яшәргә тиеш, анда төрле кызыклы чаралар оештыру зарур. «Күрше» фестивале бик матур башлангыч», — диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Җәйне кышка ялгыйбыз
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта 2025 елның 20 октябреннән «Күрше» кышкы фестиваль башлануы турында игълан ителде.
— Алдан әзерләнгән һәр чара яхшы уза. Яңа ел — һәрвакыт берләшү, гаиләдә һәм күршеләр белән очрашу ул. Болар һәрвакыт башкалар белән уртаклашырлык җылы тәэсирләр тудыра. «Күрше» җәйге фестивале җанлы төстә барды, 291 чара оештырылды. «Күрше» кышкы фестиваль җәйге фестивальдәге матур традицияләрнең дәвамы булсын. Бәйрәм чарасы программасында өлкәннәрнең һәм мохтаҗларның хәлләрен белешү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ватанпәрвәрлек, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекләре, милләтара дуслык темалары исәпкә алынсын иде, — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Театр хәзер ишегалдында
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында республикада инде 5851 ишегалды капиталь төзекләндерелде, 450 парк һәм сквер яңартылды.
— Җәйге айларда республиканың 45 муниципаль берәмлегендә «Күрше» фестивалендә 3500 мәдәни-спорт чарасы үткәрелде. Чаралар паркларда һәм скверларда да оештырылды. Фестивальдә осталык дәресләре бирелде, үзешчәннәр концертлар куйды, «Татарстан яңа гасыр» хәрәкәте спектакльләр күрсәтте. Мисал өчен, Чүпрәле районындагы үзмәшгуль Виктория Волкова махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыешу оештырды, — диде «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина.
Чаллы 400 еллыгына якынлаша
Татарстанның Чаллы шәһәре 2026 елда үзенең 400 еллыгын һәм «КамАЗ» йөк машинасы чыгарыла башлауның 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.
— Шәһәребездә 572 ишегалды төзекләндерелде, калган 69 ишегалдын да яңартачакбыз. «Күрше» җәйге фестивале чараларга бай булды. Мәсәлән, «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе артистлар чакырып, халыкны биетеп-җырлатып, «Пятачок» үткәрде, — диде Чаллы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов.
Фестиваль-конкурс шартлары
— Конкурста муниципаль учреждениеләр, юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар, үзмәшгульләр һәм, әлбәттә, авыл клублары да катнаша ала, — диде Ләйлә Фазлыева.
Заявкалар 28 ноябрьгә кадәр куршефест. рф сайтында кабул ителә. Кышкы бәйрәм проектында 3тән дә ким булмаган чараның сценариесе, чыгымнар сметасы күрсәтелергә тиеш. Чараның 20 процент чыгымнарын финанслаучы хезмәттәшләр-иганәчеләр табу сорала. Грантның 20 процент өлешен кышкы бизәлешкә тотарга мөмкин. Ләкин, яктырткыч-бизәкләр бәйрәм чарасы үткәрелгәннән соң да хезмәт итәрлек конструкциядә булырга тиеш.
«Күрше» кышкы фестиваль чаралары 20 декабрь — 11 гыйнвар; 20 гыйнвар — 10 февраль; 11 февраль — 28 февраль аралыкларында оештырыла. Иң яхшы проектлар 1-8 декабрьләрдә халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә сайлап алына.
Приз фонды 40 миллион сум. Муниципаль учреждениеләргә 1 миллион сумга кадәр, юридик затларга һәм коммерциячел булмаган оешмаларга 900 мең сум, үзмәшгульләргә 500 мең сум грант бирелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев