Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Күпер машиналар хәрәкәтенә әзер

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп уза торган автомобиль юлындагы Кама аша салынган күпернең ныклыгын сынадылар.

Кама елгасы аша салынган 1,3 километр озынлыктагы күпернең чыдамлылыгын һәркайсының авырлыгы 35 тонна булган ком төялгән 15 үзбушаткыч колонна ярдәмендә тикшерделәр. Белгечләр конструкцияләрне, күпернең өслеген һәм аңа керү юлларын махсус җайланмалар ярдәмендә үлчәделәр, шулай ук күпернең терәк конструкцияләрен статистик һәм динамик йөкләнеш астында сынадылар. Күпер кичүләренең исәп-хисап йөкләнешләре ГОСТлар һәм проект документациясе нигезендә билгеләнә. 

Белгечләр күпердәге корылмаларның һәм терәкләрнең, тимер-бетон конструкцияләрнең сыйфатын, терәк өлешләрен, тимер конструкцияләрнең җыелу сыйфатын һәм күпер полотносының асфальт-бетон өслеген, юл билгеләренең сыйфатын, су агызу системасын, деформацияле җөйләрне, барьерлы һәм култыксалы киртәләрнең торышын тикшерделәр. 

Сынаулар вакытында шулай ук күпергә махсус техника колоннасы да керттеләр: бу гомуми массасы 525 тонна булган 15 үзбушаткыч. Статик сынаулар өчен аларны күпернең аерым участокларына урнаштырып, югары төгәллекле датчиклар ярдәмендә конструкциянең чынлыктагы йөкләнеш күрсәткечләрен, исәпләнгән күрсәткечләр белән чагыштырдылар. 

Динамик сынаулар вакытында йөк төялгән машиналар колоннасы күпер буйлап төрле тизлектә берничә тапкыр узды, максималь йөкләнеш тудырды, ә белгечләр бу вакытта корылманың үз тирбәнешләренең ешлыкларын һәм формаларын үлчәделәр. Шулай ук машиналарны каршылыклар аша үткәреп карадылар: көпчәкләрнең пролет корылмаларына ясаган реакциясен билгеләү өчен, машиналарны таратып җәелгән такталар буенча да үткәрделәр. 

Башлангыч нәтиҗәләр күпернең барлык техник күрсәткечләре нормага һәм проект таләпләренә туры килүен раслады. КазанЕкатеринбург тизйөрешле юл маршрутындагы иң зур күпер машиналар хәрәкәтенә, шул исәптән гомуми авырлыгы 100 тоннага кадәр булган зур йөк машиналарын үткәрергә әзер.

Лира Нурсәетова
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев