Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күп балалы ата-аналарга кыскартылган эш атнасына хокук бирергә тәкъдим иттеләр

Документка аңлатма язуында идея авторлары күп балалы гаиләләрдә ата-аналарда балаларны тәрбияләгәндә өстәмә йөкләнеш ята дип билгелиләр.

Күп балалы гаиләләрдә ата-аналарның берсенә кыскартылган эш атнасына хокук бирергә тәкъдим иттеләр. Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан эшләнгән РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр проекты Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ». 

Документка аңлатма язуында идея авторлары күп балалы гаиләләрдә ата-аналарда балаларны тәрбияләгәндә өстәмә йөкләнеш ята дип билгелиләр. 40 сәгатьлек эш атнасын исәпкә алганда, кайбер ата-аналарның балаларына тулы ярдәм күрсәтү һәм аларны вакыт җитмәү сәбәпле балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм секцияләргә озата бару мөмкинлеге юк.

«<...> закон проекты ата-аналарның берсенә хокук бирү өлешендә күп балалы гаиләләрнең ата-аналарының хезмәт гарантияләре исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә <...> (эш бирүче адресына язган гаризасы буенча) эш вакытының кыскартылган дәвамлылыгын атнасына 40 сәгатьтән 35 сәгатькә кадәр билгеләү мөмкинлеге бирү», — дип аңлата инициативаны булдыручылар.

Парламентарийлар фикеренчә, яңалыкны кабул итү тискәре социаль-икътисади, финанс һәм башка нәтиҗәләргә китермәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев