Күп бала — гаилә шатлыгы
Мария Николаевна Байрашовага 83 яшь.
Ире Павел Кириллович белән алар Олы Аты авылында 49 ел бергә гомер кичереп, 6 бала тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар.
Павел дәдәйнең бу дөньядан китеп баруына да 15 ел үтеп киткән. Ике кызлары Елизавета белән Татьяна укытучы һөнәрен сайлаганнар. Уллары Илья машиналар төзәтү өлкәсендә, Михаил "Орсис- Агро«да, Георгий «ТЭЦ-2» дә, Владимир шофер булып хезмәт итәләр. Мария түти авыл клубында эшләгән, Павел дәдәй янгын сүндерүче булган, совхозның кыр эшләрендә дә булышкан. Мария түтинең бүгенге көндә 10 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Гаиләдәге татулыкның сере — бер-береңне тыңлый, аңлый, килешә белүдәдер. Елан елына теләкләр: сугышлар бетеп, дөньяларга тынычлык урнашып, шатланып, сәламәтлектә куанып яшәү.
Ирина Садыйкова
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев