Күңеленнән хисләр ургый
Шушы көннәрдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, педагог, шагыйрә Анастасия Усачеваның яңа китабы дөнья күрде.
Анастасия Тимофеевна редакциягә кереп, үзенең шатлыгы белән уртаклашкач, барыбыз да куандык, билгеле — өлкән дустыбызның иҗатына беребез дә битараф түгел. Китап «Саф хисләрем» дип атала. Чыннан да, ул нинди темага гына тотынмасын, нәрсә турында гына язмасын — эчкерсезлек, самимилек, сафлык бөркелеп тора.
«Олыгайган саен тормышның кадерен ныграк беләсең икән. Сугыштан соңгы елларның авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән безнең буынга ачлыгын да, ялангачлыгын да шактый татырга туры килде. Хәзер әнә шул балачак, яшьлек еллары бар моңсулыгы белән хәтердә яңара да, ирексездән кулга каләм алам. Язган шигырьләрем дә бик күп. Ләкин барысын да китап итеп чыгару мөмкинлегем юк әлегә», — ди ул.
Аңлашыла ки, гомере буе язган шигырьләрен җыйсаң, белмим, ничә том китап булыр икән?! Анастасия Тимофеевнага әнә шул шигырьләрен китап итеп чыгарырга насыйп булсын. Һәм, әлбәттә, алга таба да иҗат җимешләре туып торсын. Сәламәтлек һәм уңышлар сиңа, өлкән дустыбыз!
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев