Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Куңел җылысын кушып: мәктәпкәчә яшьтәге балалар хәрбиләргә шифалы чәй әзерләделәр

Изге эштә балалар зур теләк белән катнаштылар.

Түбән Каманың 42нче балалар бакчасының 3нче әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр «Җиңү чәе» акциясендә катнаштылар.

Чараның хөрмәтле кунагы — отставкадагы майор һәм волонтер Рәзилә Шәмсетдинова булды.

Очрашу вакытында балалар үзләренең бабаларының батырлыклары турында сөйләделәр, аннары акциянең практик өлешенә — махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шифалы үлән чәен әзерләүгә керештеләр.
Балалар үләннәрнең файдасы турында зур кызыксыну белән тыңладылар, шулай ук алар солдатлар өчен шәхси җыелмалар да әзерләделәр.

Балалар бакчасы коллективы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Учреждениенең холлында махсус кабул итү пункты эшли, анда һәр теләгән кеше хәрбиләргә ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев