Күңел җылысын бүләк итик!
1 декабрьдән унысына кадәр Россиядә инвалидлар ункөнлеге узачак. 1992 елдан илебездә 3 декабрь — Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелә.
Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, бүгенге көнгә Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикләнгән 16383 кеше яши, шуларның 1037 се — балалар. «Инвалидлар ункөнлеге» кысаларында киләсе атна дәвамында районда һәм шәһәрдә барлыгы 220дән артык чара: түгәрәк өстәлләр, конкурслар, ярышлар, очрашулар уздырылачак. Бу чаралар өчен муниципаль бюджеттан 4 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
1 декабрьдә «Шинник» спорткомплексында муниципалитет һәм хәйриячеләр ярдәме белән инклюзив чара — «Сәламәтлек көне» дип аталган Гаилә бәйрәме уздыру күздә тотыла. Программада: концерт, спорт уеннары, төшке аш каралган.
3 һәм 4 декабрьдә эшләмәүче инвалидларга социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәреләчәк.
5 декабрьдә Мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Шушы ук көнне иртәнге сәгать 10да Халык иҗаты йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гомумшәһәр фестивале һәм «Йөрәктән йөрәккә» сәнгатьгамәли иҗаты күргәзмәсе оештырыла.
13 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт уеннары узачак.
Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә инвалидларга ярдәм итәргә теләге булган балалар һәм өлкәннәр төрле хәйрия акцияләрендә катнаша алачак.
Шушы ункөнлектә, урын өстендә ятучы авыруларның, ялгыз калган инвалидларның, 1 нче төркем инвалидларның һәм инвалид балаларның өйләренә барулар оештырылачак.
Башка еллардагы кебек үк, чәчтарашханәләр һәм мунчаларда да ташламалы бәяләрдән хезмәт күрсәтү каралган.
1, 2 декабрьдә инвалидларга түбәндәге чәчтарашханәләрдә ташламалы хезмәтләр күрсәтеләчәк:
- «Темма» — Химиклар пр., 25;
- «Джонни» — Тынычлык пр., 72;
- «Темма» — Тынычлык пр., 58;
- «Темма» — Студентлар ур., 10;
- «Джейла» — Шинчылар пр., 43;
- «Matrixх» — Мурадьян ур., 4;
- «Мадонна» — Төзүчеләр пр., 23;
- «Ирина» — Төзүчеләр пр., 32;
- «Чио-чио» — Бакый Урманче ур., 14 («Олимп» сәүдә үзәге);
- «Чио-Чио» — Корабельная ур., 44 («Якорь» сәүдә үзәге);
- «Чио-Чио» — Көньяк ур., 7 («Магнит» сәүдә үзәге);
- «Чио-Чио» — Вахитов ур., 2ж («Магнит» сәүдә үзәге);
- «Чио-Чио» — Менделеев ур., 37 («Барс-4»).
Чәч кисү бәясе 100 сум булачак.
Шулай ук инвалидларга «Сәламәтлек комбинаты»нда (Гагарин ур., 21) 3, 4 һәм 5 декабрьдә иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә ташламалы бәядән хезмәт күрсәтеләчәк.
Кама Аланында инвалидлар 3 декабрьдә 10.00- 17.00 сәгатьләрдә ташламалы бәяләрдән чәч кистерә алачак; 4 декабрьдә (хатынкызлар) һәм 5 декабрьдә (ир-атлар) 13.00-17.00 сәгатьләрдә бушлай мунча керергә мөмкин булачак.
Үзегез белән инвалид булуыгызны раслаучы документ булырга тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев