«Күбәләкләрдәй очасың — Бар мәллә канатларың?..»
Түбән Каманың мәдәният тормышы белән хәбәрдар кешеләр Ирек Наскаевның кем икәнен беләдер, мөгаен.
Аның турында сүз чыкса, гадәттә, «Ә-ә-ә, теге оста биюче Ирек Наскаевны әйтәсезме?» — диләр. Газета укучылар да, сүзнең кем турында барганлыгын аңлап алганнардыр шәт.
Кечкенәдән моңга гашыйк
Ирек Зиннәтулла улы Наскаев, чыннан да, Түбән Камада гына түгел, тирә-якта танылган оста биюче һәм бик күпләрне үзенең шушы һөнәренә өйрәткән остаз, гомумән, дөньяның матурлыгына сокланып яшәүче оптимист рухлы шәхес.
Тумышы буенча ул Чувашиядәге кечкенә генә бер авылдан. Алар гаиләдә алты бала үскән. Барысы да җырмоңга гашыйклар. Күршеләрендә яшәгән бер бик оста гармунчының уйнаганын күргәч, Иректә гармунда уйнарга өйрәнү теләге уяна. Энекәшенең үтенече буенча, олы абыйсы гармун сатып алып бирә үзенә. Ул анда уйнарга бик тиз өйрәнә һәм төрле кичәләрдә, авыл яшьләре көче белән оештырылган концертларда алыштыргысыз гармунчыга әверелә.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач укырга кая барасын үсмер инде күптән хәл иткән була. Ул документларын Алабуга мәдәният-агарту училищесының оркестр бүлегенә тапшыра. Гаиләдә сәнгатькә юнәлеш биреп торучылар булуның да файдасы тимичә калмагандыр. Аеруча бертуган өлкән абыйлары туганнарын үз тирәсенә туплауны кулай күрә.
Бию — зур тырышлык сорый
Шулай бервакыт, керү имтиханнары биреп йөргәндә, Ирек училищеның бию залы яныннан узышлый, ярымачык ишектән, бик оста итеп биюче егетне күреп ала. Күреп ала гына түгел, аның биюенә чынлап гашыйк була ул. Менә бит сәнгатьнең нинди төрләре дә бар икән! Бу нәкъ менә аныкы. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, бу дөньяда бернәрсә дә очраклы гына булмый, бу бию аның киләчәк язмышын хәл итә дә куя. Ирек олы абыйсыннан үзен бию төркеменә күчерүдә ярдәм итүен сорый. Аның бу бик үк гадәти булмаган үтенеченә абыйсы да гаҗәпләнә хәтта:
— Син нәрсә, шушы гәүдәң белән синнән биюче чыгар, дип уйлыйсыңмы? — ди ул, энесен бу уеннан кире кайтару нияте белән.
Чыннан да, Ирек зур гәүдәле. Гадәттә, биючеләр нәфисрәк гәүдәле була. Абыйсы шуңа да шик белдергәндер. Ләкин Ирек, ныклап сорый торгач, абыйсын күндерә. Әйткән сүз, аткан ук, диләр бит — теләге тормышка аша, Ирекне ул теләгән хореография төркеменә күчерәләр.
Хыял — бер нәрсә, ләкин аны тормышка ашыру өчен күпме көч һәм хезмәт кирәк булачагын егет тиз төшенә. Бию тир түкмичә генә башкарыла торган хезмәт түгел икән ләбаса. Беренче каршылыклар, булдыра алырмынмы дип икеләнүләр. Өстәвенә, аның гәүдәсен күргәч, кырын карап «бу аю ничек бии алыр икән?» дигәндәй шик белдерүче укытучылар да була хәтта.
Беренче уңышлар
Ләкин Ирек Наскаевта үҗәтлек дигән нәрсә хәттин ашкан. Ул — максатына ирешү өчен бар көчен куючылар токымыннан. Егет җиң сызганып эшкә керешә: күнегүләр, күнегүләр, күнегүләр... Үз-үзен аямый ул. Тиздән уңай нәтиҗәләр күренә башлый: гәүдәсе дә җыйнаклана, хәрәкәтләре дә көй ритмына туры килә, музыкага җайлаша.
Әлбәттә, баштарак аннан биюче чыгачагына шик белдергән остазлары да, аның бу уңышларына карап тел шартлата. Ә егетнең осталыгы һаман арта гына бара. Ул бию дәресләренең бөтен баллары буенча группадашларын күпкә узып китә. Хәзер аңа караш үзгәрә.
Берчакны училище директоры: «Студентларның күрсәтмә чыгышларына мин Наскаевның биюен карау өчен генә йөрим», — дип әйтеп ычкындыра. Ирек «йолдыз» чире белән чирләүчеләрдән булмаса да, җитәкченең бу сүзләре аңа канатлар куйгандай итә...
Уку йортын тәмамлагач, аның биюенә мөкиббән директор, белемен күтәрү өчен Иреккә Казан мәдәният институтына барырга тәкъдим итә. Егет, аның киңәшен тотып, Казандагы уку йортына укырга керә.
Институт училище гына түгел, монда тырышлыкны бермә-бер арттырырга кирәк. Шулай да, сәләтле егеткә уку җиңел бирелә. Яхшы укыганы, гамәли дәресләрдәге уңышлары, җәмгыятькә файдалы хезмәттә актив катнашканы өчен аңа күтәренке стипендия түлиләр. Уку белән бер үк вакытта, тагын да өстәмә акча эшләү нияте белән, берничә оешмада бию дәресләре алып бара. Смотр-конкурсларда катнашып, җиңү яуларга да вакыт таба.
Хезмәт юлын башлаганда
Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң Ирек Наскаевны Чистай шәһәренә эшкә җибәрәләр. Дипломлы яшь белгечнең эшкә теләге зур була. Эх, бер яхшы гына ансамбльдә биесәң иде, дигән уй белән яна ул. Һәм мәшһүр Башкорт дәүләт ансамбленә керергә әзерләнә башлый. Теләгенә ирешә — алты кандидат арасыннан бер аны сайлап алалар. Уен-муен эшмени, бу ансамбль чит илләргә гастрольләргә еш йөри бит. Димәк, дөнья күрү, экзотик илләр белән танышу мөмкинлеге дә ачыла. Шуларны уйлагач, җиде кат күкләрдә йөзә яшь биюче.
Тик хыялын тормышка ашыру насыйп булмый. Совет заманы бит — уку йортын тәмамлагач, өч ел «отработка»ңны бер урында эшләп тутырырга тиешсең. Закон шуны таләп итә. Аптырагач, мәдәният министрлыгы аша максатына ирешеп булмасмы дип, шунда китә. Тик анда да, бернишли алмыйбыз дигәндәй, иңнәрен генә сикертәләр. Шулай да, «Алабуга мәдәният-агарту училищесы директоры Михаил Маршанов эшкә чакыру өчен сине эзләгән иде», — диләр. Күңеле төшкән егет кабат Чистайга кайтып йөрми. Алабугага барып, үзе тәмамлаган уку йортына укытучы булып урнаша.
Түбән Кама — «Яшьлек» каласы
Ул училищеда өч ел укыта. Шунда гомерлек яры Альбинаны очратып, гаилә кора. 1982 елда Ирек Наскаевны Түбән Камага чакыралар. Квартир бирәбез, дигән сүзләре дә булгач, яшь гаилә озак уйлап тормыйча, яшьлек каласына юл тота.
Яшьләр булган җирдә, җыр бию дә була, дигәндәй, Ирек Наскаев монда «Яшьлек» ансамбленә сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша һәм... менә инде 40 елдан артык, ул шул эшенә тугрылыклы калган.
Ирек Зиннәтулла улы җитәкләгән «Яшьлек» ансамбле — I, II һәм III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә күп мәртәбә җиңүче. Ансамбль төрле бәйрәм чараларында һәм концертларда чыгыш ясый. Түбәнкамалылар "Яшьлек«нең чыгышларын көтеп ала һәм зур соклану белән тамаша кыла. Ирек Наскаев шундый популярлыкка ирешүнең сәбәбе репертуарны даими яңартып торуда һәм бию элементларын ясаганда төрле төбәкләрдәге бию үрнәкләрен дә файдаланганлыктан ирешелә, дип исәпли. Милли биюләрнең күптөрлелеге кешеләрдә аеруча кызыксыну уята.
Боларга өстәп, ансамбль төрле шәһәрләрдә гастрольләргә дә йөри. Алар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ижауда, Стәрлетамакта һәм башка шундый зур шәһәрләр сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булган коллектив.
«Яшьлек» ансамбленнән тыш Ирек Наскаев 2 нче гимназиядә балалар хореография ансамбле оештырып, төрле яшьтәге балаларны бию серләренә өйрәтә. Алар шулай ук шәһәр һәм республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә актив катнашалар һәм иң яхшы балалар хореография ансамбле буларак, исемнәре тамашачыга бик таныш.
Эшеңнең нәтиҗәсен күрү — зур бәхет
Әнә шундый фидакяр хезмәтләре өчен Ирек Зиннәтулла улы «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә һәм ТР «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек була. Ә эшләү дәверендә бирелгән дипломнары, грамоталары һәм рәхмәт хатлары — сансыз-исәпсез.
Танылган остаз өчен үзе өйрәткән укучыларның уңышларыннан да куанычлырак нәрсә бар икән?! Кайчандыр «Яшьлек» ансамблендә шөгыльләнгән егет-кызларның уңышларын ишетсә, үзенең уңышларыннан да ныграк куана Ирек Зиннәтулла улы. Аларның кайберләре хәзер үзләре иҗат коллективлары җитәкчеләре булып үсеп чыккан. Н. Мосифуллин, Г. Гәрәева шундыйлардан, ә Владислав Уткин исемле укучысы, мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.
— Балаларың синең юлны дәвам итеп, биюче булмадылармы соң? — дигән соравыма:
— Ике кызым да минем бию мәктәбен узды. Тик алар башка һөнәрләрне сайлады. Ә менә бер оныгым бию белән нык кызыксына. Сәләтле икәне хәзердән үк күренә. Кем белгән, аннан биюче чыгар, бәлки, — дип җавап бирде Ирек Зиннәтулла улы...
Язмамны шагыйрә Фәридә Галиәхмәтованың биюче Ирек Наскаевка багышлап язылган шигыренең бер куплеты белән тәмамлыйм
Тыпыр-тыпыр биегәндә
Армыймы аякларың?
Күбәләкләрдәй очасың —
Бар мәллә канатларың?
Чыннан да, Ирек Зиннәтулла улы сәхнәдә күбәләктәй оча, хәрәкәтләре килешле. Мәшһүр биючебезгә сәламәтлек телик. Халкыбызны сөендереп, яшь буынга бию серләрен өйрәтеп, озак еллар яшәргә язсын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев