Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Красный Ключ бистәсендә республика программасы буенча балалар бакчасына капиталь ремонт ясау дәвам итә

Яңартылган мәктәпкәчә учреждениегә балалар инде 1 сентябрьдә үк йөри башлаячак.

Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә урнашкан балалар бакчасында капиталь ремонт бара.

Мәктәпкәчә учреждениегә 48 ел. Биредә коммуникацияләрне, электрика, түбә, фасадны — барысын да алыштыралар һәм ремонтлыйлар.

«Капиталь ремонт комплекслы итеп үткәрелә, республикадан 89 миллион бирелде. Балалар хәзер вакытлыча шәһәр балалар бакчаларына йөри. Түземсезлек белән кире кайтуны көтәбез», — диде Красный Ключ бистәсенең «Әкият» балалар бакчасы мөдире Роза Әхмәтова.

Яңартылган мәктәпкәчә учреждениегә балалар инде 1 сентябрьдә үк йөри башлаячак, ә 1 июльдә бакчага йөри башлау өчен гаризалар кабул ителәчәк. 

«Яңартылган бинада белем бирүнең яңартылган эчтәлеген дә планлаштырабыз: өстәмә хезмәтләрне киңәйтәбез, сәнгать студиясе, шахмат һәм җиңел конструкцияләү түгәрәкләре эшләячәк. Шулай ук балалар бакчасында да кызыклы бизәлеш планлаштырабыз», — диде Роза Әхмәтова.

Капиталь ремонт республика программасы буенча бара. Әлеге балалар бакчасы — Түбән Кама районында быел бу программага эләккән бердәнбер мәктәпкәчә учреждение.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев