Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коръән укучылар бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә.

13 июльдә онлайн форматта Коръән укучылар бөтенроссия конкурсы була. Ул «Тиләвәт» номинациясендә уза. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Конкурсны РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы оештыра.

Сайлап алу турында гариза бирүчеләрнең барысы да карала, тик Россия гражданлыгы, тәҗвид һәм мәкам кагыйдәләрен белү, катнашучыларның 18-35 яшьтә булуы шарт булып тора.

Конкурста катнашу өчен Коръәнне яттан белү шарты куелмый. Коръән укыганны видеога төшереп, quranrus@gmail.com адресына «Коръән укучылар бөтенроссия конкурсы «Тиләвәт» тамгасы белән җибәрергә. Хатта катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, урыны һәм телефоны күрсәтелергә тиеш.

Гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә.

Катнашучыларның Коръән укуы төшерелгән видеоязмалар судьялар комиссиясе әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк, анда халыкара категорияле квалификацияле судьялар кергән.

Видеолары судьялар комиссиясе тарафыннан сайлап алынган катнашучылар 2024 елның 13 июлендә онлайн форматта узачак Коръән укучылар бөтенроссия конкурсының финал турында катнашу хокукы ала.

Бөтенроссия конкурсында җиңүче БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә Россия данын яклау хокукына ия була. Ул 24-26 июлендә Казанда уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев