Концерт, спектакль һәм ярминкә: Түбән Камада әниләр өчен бәйрәм әзерлиләр
Чара кысаларында түләүле мастер-класслар белән аерым локация оештырылачак һәм призлар уйнатылачак.
Түбән Камада 29 ноябрьдә «Әниләр көне» бәйрәме була. Чара «База» креатив индустрияләр үзәгендә 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр узачак.
Бәйрәм кунакларын төрле программа көтә: концерт, курчак спектакле, бүләкләр ярминкәсе, фотозона һәм рәсемнәр конкурсы. Моннан тыш, килүчеләр өчен дистәләгән бушлай мастер-класслар һәм тренинглар, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары әзерләнә.
Чара кысаларында түләүле мастер-класслар белән аерым локация оештырылачак һәм призлар уйнатылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев