Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коенырга була, тик...

Тиздән, 19 гыйнварда, православие динендәгеләр Чумылдыру бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Шул уңайдан, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең поликлиника эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Александр Андреев йолаларны башкаруга әзерлек буенча киңәшләрен бирде. 

Беренчедән, салкын суга кергәнче зарядка ясарга һәм артериаль басымны тикшерергә кирәк. Икенчедән, табиб тиз генә чишенмәскә киңәш итә. «Башта өске киемегезне салыгыз, аннары билгә кадәр чишенегез, соңыннан гына башка киемнәрегезне салыгыз, аякларыгыз салкынга күнексен өчен бераз кар өстендә торыгыз. Аннары мускулларны җылытырга кирәк — кул-аякларны хәрәкәтләндерергә, як-якка иелергә, урында йөгереп алырга. Суга әкрен генә керегез. Суда бер минуттан да артык торырга ярамый», — дип киңәш итә Александр Андреев.

Коенганнан соң сөлге белән яхшылап сөртенергә, киенергә һәм кайнар чәй эчәргә кирәк. Суга чумганчы да, аннан соң да алкоголь куллану катгый рәвештә тыела, дип ассызыклый табиб. Этанол организмның терморегуляциясен боза һәм кан тамырларын киңәйтә, бу исә суда туңуга яки аңны югалтуга китерергә мөмкин. 

Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк: сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм хроник чирләре булган кешеләргә, шулай ук балаларга, йөкле хатын-кызларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә бозлы суда коенырга ярамый. Яңа гына сулыш юллары авырулары белән чирләгән кешеләргә дә коенырга киңәш ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев