Көчле рухлы кешеләр
Кеше гомере — диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора.
Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла.
3 нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн — язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез — Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ә 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы узды. Декаданың төп максаты — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль һәм иҗтимагый тормышта актив катнаштыру, өстәмә ярдәм итү, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме — тормышны яратырга, һәр мизгелнең кадерен белергә, һәр көнне шатланып каршы алырга өйрәнергә мөмкин. Шундый көчле ихтыярлы кешеләр арасында гөнаһсыз сабыйлар да бар. Алар белән «Апуш» Үзәк балалар китапханәсендә әдәби очрашу үтте. Чарада балалар, яхшылык турында фикер алыштылар, әдәби китаплар белән танышып, җанлы әңгәмә алып бардылар. Очрашу азагында чыршы уенчыклары ясау буенча осталык дәресендә катнашып, үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Гатауллина Лилия, «Апуш» үзәк балалар китапханәсе мөдире
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев