Килиан, Шанель һәм Рейн: Түбән Камада яңа туган сабыйларга иң сирәк кушылган исемнәрне атадылар
Балаларга иң еш һәм сирәк кушыла торган исемнәр билгеле.
2025 елда түбәнкамалылар үз балаларына Әминә, Ясминә һәм Ева исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Малайлар арасында Тимур, Мирон һәм Артём исемнәре популярлык казанган.
Кайбер ата-аналарга яңа туган сабыйларга гадәти булмаган исемнәр бирү ошый. Малайлар өчен иң сирәк исемнәр – Авель, Гор, Итан, Килиан, Рейн, Ларион, Алдияр, ә кызлар өчен – Алтея, Весняна, Мэй, Шанель, Каталея, Сиела һәм Айана.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев